7 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары «Эковесна-2019» конкурсы кысаларында уздырылган, «Язның беренче билгеләре» дигән тирә - якны өйрәнү дәресен мәктәп ишегалдында уздырдылар.
Китап битләреннән алган мәгълүмәтне алар үз күзләре белән күреп, тотып карап, дөреслегенә инандылар. Апрель башы гына булуга карамастан инде бөҗәкләр уянган икән. Камка һәм солдат бөҗәкләрен бик якыннан күзәттеләр. Кар астыннан калыккан үги ана яфрагы чәчәкләрен иснәп һәм тотып карадылар. Яз сулышын сизеп ачыла башланган бөреләрне күзәтү дә бик кызыклы булды.
Шул ук вакытта табигатъкә сакчыл карау, тирә- юньне саклау өчен нинди эшләр эшләү мөмкинлеге дә ассызыклап үтелде. Бу дәрестән соң балалар нәни дусларын сакларга, табигатъне якларга дигән фикергә килеп, яңа конкурсларда катнашырга дигән теләктә тәмамладылар.