25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә Менделеев муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нурлыгаянов Ирек конкурста актив катнашты. Ул Габдулла Тукайның "Пар ат" шигырен татар телендә сөйләде һәм район укучылары арасында 1 урынны яулады. Бәйгедә укучыга әнисе Рания Мәсгут кызы һәм татар теле укытучысы Тимошенко В. М. теләктәшлек күрсәттеләр. Ирекне җиңүе белән тәбриклибез һәм уңышлар телибез!