“Татарстан – минем туган ягым”

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары  “Татарстан – минем туган ягым” исемле муниципаль фоторәсемнәр конкурсында актив катнаштылар. Конкурс Татар АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде. Сыйныф җитәкчесе Тимошенко В. М. җитәкчелегендә укучылар узләре төшергән сурәтләрне сайлап алдылар һәм аларга исемнәр уйлап таптылар. Фотоларда туган авылыбыз Бөрешле куренешләре сурәтләнгән. 2 сыйныф укучысы Ашурова Карина 2 урын, Попов Петр (2 сыйныф) – 3 урын, Садовников Егор (4 сыйныф) 3 урын яуладылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International