25 апрель көнне икенче «Әкият” балалар бакчасында ата-аналар өчен “Мин сәламәт булырга телим” дип аталган викторина булды. Бу чараны физкультура инструкторы Йосыпова И.И. әзерләде һәм үткәрде. Бу чараның төп максаты булып. ата-аналарга балаларының сәламәтлеген саклау буенча үзаң булдыру иде. Төрле чаралар аша ата-аналар үзләренең белемнәрен ныгыттылар, яңа белемнәр үзләштерделәр. Чара бик күңелле һәм файдалы булды.