26 апрель көнне икенче «Әкият” балалар бакчасында “Тукай, син безнең йөрәкләрдә” дип аталган, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә булды. Бу чараны татар теле тәрбиячесе Хәсәнова Р.С. әзерләде һәм үткәрде. Музыка залында Тукай китапларыннан һәм татар язучыларының портретларыннан күргәзмә оештырылган иде. Әкрен генә яңгыраган татар классик музыкасы астында балалар шигырьләр сөйләделәр, әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр. Кичәдә катнашкан һәрбер бала бу чарадан бүләк белән китте.