“Кояшкай” балалар бакчасында

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 26 апрелендә Ижевка авылы  “Кояшкай” балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче М. В. Димөхәммәтова җитәкчелегендә Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара узды. Тәрбияче Димөхәммәтова М. В. балаларны бөек татар язучысы һәм шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Г. Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыдылар, әкиятләр һәм аларның геройларын искә төшерделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Тукайның "Бала белән күбәләк", "Кызыклы  шәкерт" әсәрләренең инсценировкасын күрсәттеләр .Балалар тылсымлы урманга бардылар, анда Батыр (тәрбияче Е. М. Самушкина) Шүрәле бармакларын (тәрбияче И. Ф. Нурисламова) кыстырган,  ә балалар аңа азат ителергә ярдәм иттеләр. Шүрәле рәхмәт йөзеннән балалар белән "Без,без идек", "Без бәхетле балалар", "Шүрәле" уйнап, күчтәнәчләр бүләк итте. Бәйрәм ахырында барысы бергә "Туган тел" җырын башкардылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International