23 апрель көнне Иске Гришкин төп гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация кысаларында “Икмәк-барысына баш” дип аталаган сыйныф сәгате булды. Сыйныф сәгатендә тарих укытучысы Буланова Л.А. икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Шулай ук блокадалы Ленинград шәһәрен дә , анда яшәүче кешеләргә бирелгән 250 гр икмәкне дә искә төшерделәр. Шулай ук Людмила Алексеевна авыл хуҗалыгы тармагына караган һөнәрләр турында да сөйләде, чөнки ул һөнәр ияләреннән башка өстәлдә икмәк булмаячак. Укучыларның орлыктан икмәк булганчы узган юлын белүләре бик куандырды.