Тукай – безнең күңелләрдә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татар китапханәсе һәм 7нче “Алтын балык” балалар бакчасы берлектә, Г.Тукай туган көнгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Китапханәче Гөлназ Хафизова сабыйларны әдипнең балачагы, китап күргәзмәсе белән таныштырды, “Шүрәле” шигъри поэмасы буенча эшләнгән әкиятен күрсәтте. Татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева җитәкчелегендә әзерләнгән балалар: Шагиев Реналь “Туган авылым”, Сафина Гөлназ һәм Хәсәнова Элина “Бала белән күбәләк”,  Вәлиәхмәтов Эмиль “Гали белән кәҗә”, Рәхмәтуллина Алия белән Мөбәрәкшина Алия“Фатыйма һәм сандугач” шигырьләрен сөйләделәр.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International