27 нче апрельдә Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белəн берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышланган «Шәм янганда» дип исемләнгән импровизация кичәсе уздырдылар.
Китапханəче балаларны бөек шагыйрьнеӊ балачагы һəм иҗаты белəн таныштырды. Балалар шәм янганда Г. Тукайның шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар. Кулга шәм тотып, шигырь уку балаларның күңелләрен күтәрде, кичәне җанландырып җибәрде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)