Кошлар көне ярдәмендә табигатькә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбиялибез.
Традиция буенча апрель башында кошлар көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, иртә яшьтәге «Чишмәкәй» балалар торкемендэ тематик атнада « Халыкара кошлар көнен " билгелэп уттелэр. Атна дәвамында үстерүче дәресләр оештырылды, аларда кошлар, аларның тышкы кыяфәте, яшәү рәвеше, аш-су турында күп сөйләделәр. Дәрестә балалар пластилиннан «кошлар өчен җиләкләр» дигән төркемле эш әзерләделәр. Педагоглар балаларга «Кошлар безнең урманнарда», «кошлар тавышлары»дигән презентация күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп бармак, дидактик, сүзле уеннар уйнадылар: «Кем ничек кычкыра», «кем очып китте», шигырьләр тыңладылар, «кечкенә кош» җырын җырладылар һәм иллюстрацияләрне карадылар. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар да уйнадылар: «ояларда кошлар», «Чыпчык һәм машина». Йомгаклау дәресе булып «Кошлар килде» бармаклары белән рәсем ясау булды.
Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар безнең янәшәбездә яшәүче кошлар турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Кошлар тормышы, аларның аермалары, яшәү
үзенчәлекләре турында белделәр, нәрсә белэн ашатырга кошларны, шулай ук кошларны кирәк сакларга, чонки алар безнең табигать бер өлеше