Язгы мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Бүгенге көн кеше гомерләрен саклап калуда ярдәм итүчеләргә- донорларга багышланды. 20 апрель - ” Донор көне” уңаеннан, 7- 9 нчы сыйныфларда , биология укытучысы Ахметшина Р.Р., "Кем ул донор?" темасына бердәм сыйныф сәгате үткәрде. Ул кан бирүнең нечкәлекләренә тукталды, донор булуның изге эш икәнен, кемнәр өчен кирәклеген аңлатты, “Мактаулы донор”,аның льготалары турында сөйләде.