Европа иммунизация атналыгы

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 25 апрелендә, Европа иммунизация атналыгы кысаларында Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар, ата-аналар һәм укытучылар коллективлары өчен чара узды. Чарага Абалалач ФАП фельдшеры Велеева Р. М. чакырылган иде.  Ул корь, талпан инцефалиты һәм котыру кебек киң таралган йогышлы авырулар турында сөйләде. Рәзилә Миннәхмәт кызы шулай ук профилактика максатларында урманга чыкканда репеллентлар һәм саклагыч киемнәр кулланырга: чалбарларны оекбашка, аякларына итекләр, баш киеме салырга кирәклеге турында сөйләде. Урман белән танышканнан соң, бигрәк тә култык асты, муен, баш, терсәк чокырлары, күкрәк һәм корсак өлешләрен карап чыгу һәм үзара тикшерү зарур булганлыгы турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International