Татар шагыйре

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйре әсәрләрен зур кызыксыну белән укый һәм аларны яттан белә. Кыска гына гомер эчендә, Тукай бик зур мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукай әкиятләре һәм шигырьләре белән туа.25 апрель көнне Иске Гришкино балалар бакчасында татар шагыйре Г. Тукай иҗатына  багышланган чара узды. Китапханәче Бармакова Г. И. сөйләвеннән, балалар шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, "Шүрәле", "Су анасы"әкият – поэмаларын искә төшерделәр. Шулай УК очрашу барышында балалар шагыйрьнең шигырьләре һәм әкиятләре буенча табышмаклар чиштеләр. Балалар өчен шулай УК китап күргәзмәседә әзерләнгән иде, анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга  мөмкин иде. Шулай УК аның әсәрләре буенча төшерелгән видеофильмнар күрсәтелде ("Эш беткәч, уйнарга ярый"," Су анасы","Туган авыл"). Чара ахырында балалар «Туган тел» җырын бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International