Иммунитет күтәрү

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Һәр елның апрель аенда Европа илләрендә махсус Иммунитет күтәрү атналыгы уза. Аның төп максаты булып халыкка вакциналарның күп йогышлы авырудан саклануның бердәнбер чарасы икәнлеген искә төшендерү тора.2019 нчы елда Иммунлаштыру атналыгы ”Вакциналар эшли!”, Прививкалар ясату хокук кына түгел, бурыч та”дигән девизлар астында үтә. Шушы атналык кысаларында, Камай төп гомуми белем мәктәбендә, фельдшер –акушер Шәрәфетдинова И.Р.балалар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде. Ул ата- аналарны балаларның сәламәтлегенә җаваплылык белән карарга һәм вакытында кирәкле прививкалар ясатырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International