Газланган суның туган көне

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә газланган суның туган көне билгеләп үтелә. Бөрешле балалар бакчасы тәрбиячесе Петрова Раиса Николаевна балалар белән су белән тәҗрибә үткәрде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик теләп тәҗрибәдә катнаштылар. Газлы су шешәсенә шарик кигерделәр, аны селкетеп карадылар, шарик күтәрелде. Тәрбияче балаларга моның ни өчен килеп чыгуын аңлатты. Алга таба тәрбияче шешәгә капкачсыз гына су агызды, авызын марля белән бәйләде. Шуннан соң шешәне әйләндереп карадылар һәм су сибелмәде. Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International