Җир-Ана көне

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Ел саен 22 апрель көнне Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Җир-ул безнең уртак уңайлы йортыбыз. Бөрешле балалар бакчасы тәрбиячесе балалар өчен Җир көне үткәрде. Максаты-экологик белемнәрне киңәйтү. Петрова Раиса Николаевна балаларга табигатькә һәм безнең планетада яшәүче бөтен кешегә карата сакчыл һәм җаваплы карашның ничек мөһим булуын сөйләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Җир турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Балалар планетабызны сакларга вәгъдә бирделәр. Алар бу темага рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International