19 апрельдә 6 нчы “Аленушка” балалар бакчасында шәһәр балалар бакчасы балалары һәм ата-аналары өчен муниципаль конкурс үткәрелде. Конкурста шәһәрнең бөтен балалар бакчалары да катнашты. Катнашучылар мәкаль һәм әйтемнәр буенча белемнәрен күрсәттеләр.Азакта һәр коллектив бер мәкальне сәхнәләштереп күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.