24 апрельдә 6 нчы “Аленушка” балалар бакчасында йомгаклау ата-аналар җыелышы узды.Җыелышта балалар табибе Галиева Людмила Владимировна катнашты.Ул Ботеневропа иммунизация атналыгы турында сөйләде, прививкаларның кирәклеге турында мәгълүмәт бирде.Ата- аналарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Алга таба җыелышта бакча мөдире Анисимова И.А сөйләде.Соңыннан җыелыш һәр төркемдә дәвам итте. Тәрбиячеләр балаларның уку елы буенча алган белемнәре һәм нәтиҗәләре,уңышлары турында сөйләделәр.