22 апрель көнне Псәй авылы “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча уен –викторина үткәрелде. Чарада әниләр һәм “Юл йөрү куркынычсызлыгы” бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Гимаева катнашты. Балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, ситуацияләр чиштеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр.