Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып барганда Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен “Безнең гаилә фотолары – гаилә ядкаре” дигән хәтер кичәсе үткәрелде һәм ул гаилә ядкарьләренә багышланган иде.
Безне ерак бабаларыбыз белән тоташтыручы булып торган ядкарьләр – ул серле сандыкларда сакланган чулпылар, калфаклар, күп гаиләләрдә өйнең иң кадерле урынында сакланган Коръән, кемнеңдер шамаиль һ.б. Болардан тыш күп гаиләләрдә гаилә ядкаре булып фотолар тора. Хәзер инде тормышыбызда күп нәрсәләр тиз вакыт аралагында үзгәрә, әмма фотолар үзләренең кыйммәтен югалтмый. Киресенчә, ретро-фотолар барлык буыннар өчен бәяләп бетермәслек зур истәлек булып тора. Безнең китапханә мондый ядкарьләрне барлау өстендә эш алып бара. Авылдашларыбызның шәхси архивларында сакланган фотоларны сканерлаштырып “бизяки.рф” сайтына куеп бара.
Кичәдә Бөек Ватан сугышы елларында Гыймазетдинов Гәрәй гаиләсе кичергән авырлыклар, шулар турындагы истәлекләрне җыеп оныкларына җиткерүе хакында ветеран укытучы Р.Мөхетдинова сөйләде, сайттагы материаллар, гаиләдә сакланган фотолар белән таныштырды. Китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат тупланган “Мемориал”, “Подвиг народа”, “Память народа”, ЦАМОсайтлары белән таныштырды, алардан файдаланырга өйрәтте. Тарих өчен вак әйберләр юк, аның хәтере яхшы. Ә менә һәр гаиләдә, һәр йортта сакланган кадерле ядкарьләрне буыннар чылбырын өзмичә киләчәккә илтү һәркемнең изге бурычы.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)