Йомгаклау җыелышы

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

8 нче санлы  уртанчылар төркемендә йомгаклау җыелышы булып узды. Ата-аналар ачык шөгыльләрдә булдылар. Музыкаль шөгыльдә балалар музыка уен-кораллары белән танышуны дәвам иттеләр, кечкенә генә оркестр да оештырылган иде. Туган тел шөгылендә 5 кә кадәр санауны ныгыттылар, «Дусларны сыйлыйбыз» исемле уен уйнадылар. Тирә-якны өйрәнү буенча шөгыльне тәрбиячеләр дәвам итте. Анда яз төсмерләрен ныгыттылар, шигырьләр укыдылар, уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр ата-аналарны җәйгә эш планы белән таныштырдылар, туган сорауларга җавап бирделәр. Барлык ата-аналар да балаларның ел буена ирешкән нәтиҗәләрдән кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International