«Алтын балык»

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Туайның туга көне «Алтын балык»та тәрбияләнүчеләрне музыкаль  залга җыйды. Тукай  әсәрләре буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әкиятләрдән кул эшләре дә кызыксыну уятты. Татар китапханәчесе Гөлназ Хафизованың шагыйрьнең авыр тормышы турында сөйләве балаларда кызгану хисләре уятты. Презентация буенча кечкенә Апушның бик сикәлтәле тормыш юлы  турында белделәр. Тукай бик аз яшәү дәверендә күп әсәрләр иҗат иткән. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, әкиятләрдән видеофильмнар карадылар. Алар үзләренең яраткан шигырьләрен дә сөйләделәр: «Фатыйма белән сандугач», «Бала белән күбәләк», «Туган авыл», «Гали белән кәҗә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International