Шахмат турниры

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

24 апрель безнең бакчада зурлар төркеме балалары арасында шахмат турниры узды. Турнир блиц-сораудан башланды, балалар шахмат фәне буенча белемнәренең тирән булуын күрсәттеләр. Шахматист антын әйтеп алар уенны башладылар. Яшь спортчылар бик дәрәҗәле көрәштеләр. Көчле көрәштә урыннар да билгеләнде. Беренче урында Бадретдинов А., икенче урынны Александров А., Рагинов В., өченче урынны Дождёв А., Егорова Д. яуладылар. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International