Әңгәмәбезнең максаты гаилә, якыннарыбыз турында, туганлык һәм үзара бәйләнеш турында күзаллауны ныгыту. Шәҗәрә, шәҗәрә агачы төшенчәләрен белү. Үз гаилә әгъзаларына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, туган-тумачаларга бәйлелек хисе тәрбияләү, туганлык мөнәсәбәтләрендә ориентлаша белүне ныгыту. «Гаилә»темасы буенча сүзлекләрне киңәйтү һәм активлаштыру юлы белән сүз үстерергә. Логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итү.
Бала бергә яши торган гаилә әгъзалары турында әңгәмәләр. Гаилә фотоларын карау, ата – аналар портретларын рәсемясау, «гаилә»сюжетлы-рольле уеннар.