20 апрель көнне 3 нче мәктәп базасында «Балалар Университеты» кысаларында дәрес узды.
7 нче мәктәпнең 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары КФУның Алабуга институты педагогларының лекцияләрен тыңладылар. «Баш мие серләре» темасы буенча беренче дәрес балаларны кызыксындырды. Балалар видеороликлар карадылар, үзләренә куелган сорауларга җавап бирделәр. Безнең баш миебезнең яшерен алымнары турында бик күп яңалыклар белделәр.
Икенче дәресне инглиз теле кафедрасының өлкән укытучысы Әхмәтова Л. А. «Мавыктыргыч Геральдика» темасына үткәрде. Үткәрелгән лекциядән соң укучылар эш дәфтәрләрендә кызыклы биремнәр башкардылар, геральдика кебек яңа сүзләр белән таныштылар, дәүләт флагларын буядылар, төрле дәүләт гербларын өйрәнделәр. Чара ахырында балалар өчен викторина үткәрелде.