26 апрель көнне Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары Ак Чишмә чишмәсе территориясендә өмә үткәрделәр. Бу чишмә үзенең шифалы, чиста суы белән билгеле. Авыл халкы үз чишмәсен саклыйлар, хәтта аңа шигырьләр дә багышлыйлар…
Ә бүген чүп-чар, былтыргы үлән җыелган иде, юллар себерелде. Якындагы ял һәм бәйрәм көннәрендә чишмә кунакларны чиста һәм саф күңелле каршы алачак!