20 апрель көнне икенче "Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче Исмагилова Варвара «ЯҢА БУЫН» бәйгесендә катнашты .Бу бәйге Алабуга шәһәрендә узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар инглиз теле буенча ярыштылар. Варвара яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
21 апрель көнне Исмагилова Варвара менталь арифметика буенча «MINDSKILLS OPEN 2019» бәйгесендә катнашты. Ул Казан шәһәрендә узды. Бу марафонда бөтен Рәсәй буенча балалар катнашты. Безнең Варварабыз җиңүче булды һәм 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!!!