22 апрель көнне Иске Гришкин төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен “Прививкалар-безнең дусларыбыз” дигән чара узды. Чараның кунагы- фельдшер Фёдорова Алена Геннадьевна булды. Ул прививкаларның төрләре , алардан баш тартуның нинди күңелсезлекләргә китерүе турында сөйләде, презентация күрсәтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Сорауларның күпчелеге урман бетләре һәм алардан булган зыян турында булды.