Тойгуҗа авылында спектакль

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

11 нче май көнне Тойгуҗа авыл клубында 2019 нчы ел Россиядә театр елы булуын, шулай ук Бөек Җиңү бәйрәмен искә алып Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек"исемле пьесасы буенча әзерләнгән спектакльне сәхнәдә  куйдылар. Кыска гына вакыт эчендә тупланып, спектакль әзерләп сәхнәгә чыгарган үзешчәннәр коллективы: Набиуллин Роберт, Бадрутдинов Зөлфәр, Тазова Рәзилә,  Гайфутдинова Гөлнара, Сафина Александра , Зинатуллина Рәмзия иҗат иткән образлар зал тутырып утырган тамашачыны елатты да, урыны белән көлдерде дә.  Тамашачының көчле алкышлары һәм рәхмәт  сүзләре үзешчән артистларга алга  таба тагын  да  яңа спектакльләр әзерләргә дәрт өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International