17.05.2019 Казанда «Фестиваль безграничных талантов» II Республика яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”нең 8 нче сыйныф укучысы Ложкин Владимир катнашты. (укытучысы Абдулов Ф.У.) Ул агачтан ясалган “Скворечник” эше белән "Красота в деталях" номинациясендә катнашып җиңүче дипломы белән бүләкләнде. «Фестиваль безграничных талантов» — Татарстанда яшәүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен инклюзив проект. Фестивальнең максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яшьләргә спортта, иҗатта, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирү.
Быел балаларны котларга танылган җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Калимуллина, композитор Эльмир Низамов, Н. И. Фешина исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гильмутдинова, кием дизайнеры Нажия Галимова, ралли-кросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов һәм башкалар бар иде.
Фестивальгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының Татарстан төбәк бүлеге һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы актив ярдәм күрсәтә.