Дан аллеясында ветеран-чик сакчылары һәм шәһәр халкы илебез чикләрен саклаучыларны искә алу өчен җыелды.
Митингны Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников ачып җибәрде. Котлаулар белән шулай ук район Башлыгының ветераннар белән хезмәттәшлек һәм патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Сергей Залуженко һәм ветераннар Советы рәисе Габибулла Әхмәдов чыгыш ясады.
.
Чараның дулкынландыргыч мизгеле — патриотик җыр башкарган чик сакчысы улы Всеволод Гыймадеев чыгышы булды.
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.