Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балаларны яклау көненә багышланган айлык кысаларында берничә чара узды, анда укучылар чираттагы тапкыр куркынычсызлык юнәлешләре буенча инструктажлар алдылар: янгын куркынычсызлыгы, электр куркынычсызлыгы буенча мәгълүмат сыйныф сәгатьләре барышында бирелде, әңгәмәләр, викторин; балалар травматизмы төрләре турында белделәр һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр; мәктәптә, дәресләрдә тәртип кагыйдәләрен кабатладылар; рәсемнәр, плакатлар, презентацияләр конкурсында катнаштылар. «Янгын»сигналы буенча мәктәп коллективының эвакуациясе оештырылды.