17-19 май көннәрендә «Шаян» халык иҗатының атказанган коллективы “Мәдәният” милли проекты кысаларында узучы һәвәскәр иҗат коллективлары Бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабында Саратов шәһәрендә булдылар.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

17-19 май көннәрендә «Шаян» халык иҗатының атказанган коллективы “Мәдәният” милли проекты кысаларында узучы һәвәскәр иҗат коллективлары Бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабында Саратов шәһәрендә булдылар. "Шаян» Безнең республика һәм район данын яклаучы бердәнбер хореография коллективы булды.  Идел буе һәм Урал федераль округларының 19 регионыннан иң яхшы 60 иҗат коллективы (900 дән артык катнашучы) үз сәнгатен күрсәтте. Катнашучыларны югары квалификацияле жюри бәяләде.   Конкурс дәвамында «халык музыкасы», «халык җыры», «Традицион мәдәният» Халык биюе номинацияләре буенча тамашачы тавыш бирүе узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 25 хореография коллективы арасында «Шаян» халык иҗатының атказанган коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, иҗади уңышлар, илһам һәм алга барулар гына булсын.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International