Туристическая весна - 2019

2019 елның 24 мае, җомга

22 нче майда 7 нче балалар бакчасында гаилә туризмы буенча шәһәр фестивале үтте. Аның максаты – гаилә туризмын пропагандалау һәм аңа бакча балаларын тарту. 7, 10, 11, 12 нче балалар бакчаларының гаилә командалары фестивальдә катнашучылар булдылар. Өч кешедән (әти, әни, бала) торган гаилә командалары, билгеләнгән вакытта физкультура участогында җыелдылар һәм үзләре белән таныштырдылар. Фестивальдә катнашучыларны 7 нче балалар бакчасының мөдире Грицук Е. А. һәм балалары сәламләделәр.

Командаларга маршрутны үтеп, “Учак яса”, “Палатка куй”, “Рюкзакны җый”, “Турист әлифбасы”, “Медицина ярдәме” станцияләрендә биремнәрне үтәргә кирәк иде. Командаларның эшенә бәя бирүче жюри да бар иде: “Батыр” спорт мәктәбенең директоры О. Габдулбареева, “Айсберг” балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең директор ярдәмчесе Ю. Матвеева, ТР Менделеев муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Э. Минигулова.

Барлык биремнәрне үтәп, командалар ясалма учак янындагы ял итү урынына өйгә бирелгән эшне (туристик җыр) күрсәтергә җыелдылар. Ә балалар бакчасының пешекчеләре барлык катнашучыларга “Дуслык” дигән бик тәмле ботка һәм үлән чәе әзерләделәр.

Конкурс биремнәренең нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде: 1 нче урын – “Урман кояшчыклары” (7 нче балалар бакчасы), 2 нче урын – “Эздән баручылар” (11 нче балалар бакчасы), 3 нче урынга “Тиз кедылар” (10 нчы балалар бакчасы) һәм “Ныклар” (12 нче балалар бакчасы) командалары лаек булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Тиздән җәй. Барлык катнашучыларга яңа, кызыклы һәм уңышлы туристик маршрутлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International