«Дуслык дәресләре» проекты кысаларында
Яшь, социаль хәленә, милләтенә карамастан, һәр бер кеше хөрмәт итүгә ,ихтирамга лаек. 22 май көнне Халыклар дуслыгы йортында А. Ахунов исемендәге Халык театры катнашучылары өчен бәйрәм оештырылды. Дуслык дәресе үткәрелде. Проектның төп максаты-балаларны чит мәдәниятләрне хөрмәт итәргә өйрәтү, төрле халыкларның тыныч яшәү нигезләрен булдыру. Программа кысаларында балалар Халыклар дуслыгы йорты буйлап экскурсия тыңладылар, Менделеевск районы территориясендә яшәүче һәр халыкның халык гореф-гадәтләре турында белделәр. Милли костюмның үзенчәлекләре турында мәгълүмат катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар язгы-җәйге чорның милли бәйрәмнәре, аерым алганда Сабантуй, Троица, Семык, Гырон быдтон турында белделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)