24 нче майда Тойгуҗа авылы китапханәсе татар халкының тормыш - көнкүреш, йола бәйрәмнәренә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде.
Шушы темага багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштыра барып, китапханәче татар халкына гына хас бәйрәмнәр, милли киемнәр, милли ризыклар турында сөйләде. Күңел җылысы биреп әзерләнгән ризыклар куелган өстәл артында, күмер белән кайнатылган самавырдан ясалган чәй белән сыйлану бу чарага тагын да күркәмлек өстәде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)