Татар китапханәсе Рәсәйкүләм “Китапханә киче – 2019” (“Библиосумерки – 2019”) акциясенә кушылды. Быел ул Театр елына багышланды.
“Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр кич белән китапханәгә җыелдылар. Китапханәче Гөлназ Хафизова татар театры тарихы, Татарстандагы театрлар, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирде, китап күргәзмәләре белән таныштырды. Гөлниса Евдокимова үзенең язмаларын тыңлаучылар хозурына тәкъдим итте. Фәймә Вәхриева бәраәт кичәсе турында файдалы мәгълүмат белән таныштырды. “Беренче театр”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләреннән өзекләр карап, үзара фикер алышып, җылы аралашып, китапханә чарасы мавыктыргыч узды.