Балалар сәнгать мәктәбендә шундый исемдә әлеге мәктәп чыгарылышы Ренальд Гыйльфанов концерты булды.
Яшь виртуоз
Ренальд алты яшеннән БСМдә аккордеон классы буенча музыкаль бүлекчә укытучысы Ольга Маштаковада белем ала. Беренче көннәрдән үк аның сәләтле булуы ачыклана: хәтере яхшы, музыканы тоя һәм уен коралы белән мавыга. Хәзер яшь музыкант искиткеч виртуозлардан санала. Исәбендә инде өч аерым концерт. Ул – халыкара, республика һәм регионара конкурслар лауреаты һәм дипломанты.
− Ренальд һәр әсәрне тоя һәм аны тыңлаучыга җиткерә ала – башкаларга караганда үзенчәлеге шунда. Егет тамашачысы белән бик теләп аралаша. Һәм мин аның музыкаль өлкәдә киләчәге булуына ышанам, − дип билгеләде Ольга Борисовна.
Француз һәм рус шармы
Аккордеон Ренальд өчен дус һәм илһам чыганагы.
− Миңа музыка белән мавыгуым ошый, чөнки ул илһамландыра. Аккордеонда уйнаганда, сихерләндергеч сәнгать дөньясында булам, − ди егет.
Р.Гыйльфановның программасында халык көйләре, классик композиторлар һәм замана авторлары шедеврлары яңгырады. Аеруча Х.Вильямс, А.Вершуренның «Француз аккордеоны», Б. Масловның «Чёткий ритм» һәм башкалар күңелләргә үтеп керде. Француз гармоникасының рус шармы белән бәрхет яңгырашы һәркемгә яхшы кәеф бирде.
− Йөрәккә якын булган мәктәпкә кабат керү, яраткан педагоглар белән очрашу һәм концерт белән чыгыш ясау искиткеч. Мин уңай хис-тойгылар, тәэсирләр алдым, − ди яшь аккордеончы.
Кичәне БСМ иҗат коллективлары башкаруында хореографик һәм музыкаль номерлар бизәде.