Ачык ишекләр көне

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, Татар китапханәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.

7нче мәктәп укучылары өчен “Юбиляр журналлар” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чара “Салават күпере” һәм “Ялкын” басмаларына – 95 яшь, ”Идел”гә 30яшь тулуга багышланды. Китап укучылар “Яңа китап – яңа ачыш” дигән күргәзмә белән танышып, яңа басмаларны укырга алдылар. “Бездән сорау – сездән җавап” викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләр, шулай ук, китаплар белән бүләкләнде. Букроссинг –сәяхәтче китап акциясендә катнашучылар да, үз китапханәләрен кирәкле басмалар белән баеттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International