«Фаворит» ат спорты мәктәбендә Бөек Ватан сугышы герое Котдус Габдрахманов истәлегенә ачык беренчелек узды.
Ярышларда ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Бу көнне уңыш гүзәл затларыбызга елмайды. 90 см.лы маршрутта 1 урынны Арина Шамбазова Алтын кушаматлы атты яулады (51секунд), аннан Калифорния атамалы атта Лия Тарасова калышмады (59 сек), беренче өчлекне Кристина Хафизова “Алтын”кушаматлы атта япты (61сек).
70 см.лы маршрутта Орфей атында Дарья Галкина лидер булды (46 сек), 2 урын Кристофер атында җилдергән Кристина Хафизовада (51 сек), 3 нче урынны Анастасия Новикова Флоренция атамалы атта яулады (75 сек).
Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.