"Өмет яры"

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

"Өмет яры" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре алкогольне чамадан тыш куллануны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен квартал саен профилактик әңгәмәләр һәм мәгълүмат сәгатьләре үткәрәләр, шәһәр халкы арасында тематик буклетлар һәм белешмәлекләр тараталар.
Бу атнада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?» дигән чараларның берсе үткәрелде. Әңгәмә барышында җыелганнар: "Кем гаепле, бу чирдән ничек котылырга икән соң?" - дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. 
Өлкән яшьтәге гражданнар фикеренчә, әлеге авырулылар санын киметү максатыннан шәһәрлеләр өчен мөмкин кадәр ешрак профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International