Маркның туган көне

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бала туу – һәр гаилә өчен бәхет. 
Районда апрельдә 20 сабый дөньяга аваз салган, шуларның тугызы – малайлар һәм 11е кызлар. Өч гаилә беренче балалары туу шатлыгын кичергән, ун пар икенче тапкыр әти-әни булган, өченче нәниләр алты гаиләне тулыландырган, бер гаиләгә дүртенче бала өстәлгән. Бу айда иң минималь авырлык белән туган бала – 2450 граммлы, максималь – 4260 грамм. 17 яшьлек әни иң яшь әни буларак теркәлгән, иң өлкәненә 39 яшь. Иң яшь әти 27 яшьтә, өлкәне – 44. 
Исемнәргә килгәндә, Григорий, Анна, Алена популярлыкларын югалтмый, Ариана, Злата, Ролан сирәгрәк кушылган.
– 13 апрельдә ЗАГС бүлегендә илленче бала теркәлде, – диде начальник Татьяна Алексеева. – Бу таныклыкка Марк Шәяхмәтов ия булды. Ул Кристина һәм Вячеслав Шәяхмәтовлар гаиләсендә икенче бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International