Мемориал территориясендә чернобыльчеләр истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар.
Бу эштә җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты. 28 саны очраклы сайланмады, чөнки нәкъ шуның кадәр менделеевлы һәлакәт калдыкларын бетерүдә катнашкан, бүгенге көндә 14е исән.
– Мин чернобыльчеләргә багышланган сквер булдырырга вәгъдә иткән идем. Чыктык һәм утырттык, территорияне төзекләндердек, – диде район башлыгы Валерий Чершинцев.