Нина Григорьева: «Мин әле сәхнәгә кайтам»

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Илнәттә яшәүче авыл хуҗалыгы ветераны Нина Григорьева 80 яшен билгеләде.

Ул редакциягә тулы парадта килде – зәвыклы мари костюмында, чигүле алъяпкычта, муенын бизәгән тәңкәләрдә. 
– Озак еллар үзешчән сәнгатьтә катнаштым, – ди Нина Васильевна. – Җырладым да, биедем дә. Ике ел элек сәхнәне калдырырга тигән уйга килдем. Ләкин бу дөрес карар түгел иде: йөрәккә җырламаска боерып булмый бит. Артист кызларым янына кайтам, без әле ут өертәчәкбез. Мариларның бай мәдәнияте, гасырлык гореф-гадәтләре, үзенчәлекле костюмнары бар. Миссиябез – үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләү. 
Н.Григорьева кебекләр турында «Кайда туган, шунда яраган», диләр. Ул авылда җиде сыйныф тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген башлый – утыз елдан артык гомерен терлекчелеккә багышлый, сөт саву буенча алдынгылар рәтендә була. 
– Без, сугыш чоры балалары, башка тормыш эзләмәдек тә, – дип дәвам итә ветеран. – Әтине беренче көннәрдә үк фронтка алдылар, 1943 елда җитди яралана, Пермь госпиталенә күчерәләр. Кызганычка каршы, шунда вафат була. Аның каберенә бардым. 
– Безнең әни тынгысыз, хезмәт сөючән, җаваплы, – ди кызы Ирина, – дүрт баланы ялгызы тәрбияләде, оныкларны үстерешергә ярдәм итә, аларның мавыгуларын хуплый. 
Юбилярның һаман да күзләрендә очкын сүнми. Әгәр ул, оптимист, актив һәм аралашучан икән, димәк 80 – яшь түгел әле, бары тик тәҗрибә һәм зирәклек кенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International