Кайгыртучан әти, яраткан бабай

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Тыл һәм хезмәт ветераны Әнвәр Гомәров 90 яшен билгеләде.

– Җиде сыйныф тәмамладым, аннан соң һөнәр училищесында слесарь һөнәрен үзләштердем, – ди Әнвәр Солтанович. 
Ул лаеклы ялга чыкканчы белгечлегенә тугры кала, нефть разведкасында, Карпов исемендәге химия заводында эшли. Ышанычлы тылы – 63 ел тормыш сукмагыннан бергә атлаучы хатыны Миннур Вагыйзовна. 
– Без тумышыбыз белән Сарман районыннан, – ди ул, – Менделеевскига язмыш кушуы буенча килдек. Үз йортыбыз белән торабыз, хуҗалыкта мәшәкатьләр җитәрлек.
Гомәровлар үзләренең хезмәт сөючәнлек, җаваплылык үрнәгендә дүрт бала тәрбияләгәннәр, сигез онык һәм 14 оныкларының уңышларына шатланалар. 
– Әтигә тагын бер сыйфат хас – төгәллек, – ди кызы Халисә, – ул безгә дә күчкән. Әти һаман да безне кайгырта, оныкларына күңел җылысын бирә, алар горурланып “безнең бабай”, диләр. 
Юбилей көнендә Әнвәр Солтановичны район башлыгы ярдәмчесе Сергей Метальников, “Посёлок” ТИС рәисе Екатерина Кузнецова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International