Инглиз кызы Айгөл Шорохова

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Гимназист Айгөл Шорохова Татарстан Республикасы җыелма командасы составында инглиз теле буенча укучыларның Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты.
Кыз 12 кешелек составта регион данын яклады. Бу район тарихында беренче мәртәбә, дип хәбәр иттеләр безгә гимназиядән. Кыз яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Җиденче сыйныфтан кыз телне үзләштерүгә зур кызыксынучанлык белдерә, муниципаль, республика күләмендә генә түгел, бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. 2015тән 2018 елга кадәр Айгөл муниципаль һәм региональ этаплар призеры. Югары мотивация, әти-әнисе, инглиз теле укытучысы Ирина Павлова ярдәме белән 2018-2019 уку елында гимназия шәкерте ике мәртәбә фән буенча региональ олимпиада призеры булды, аннан соң инглиз теле буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына чакыру алды.
Айгөл гимназиядә һәм районда актив җәмәгать эше алып бара. Бүгенге көндә ул Балалар район думасы депутаты, анда «Инглиз теле клубы» проектын гамәлгә ашыра. Проект кысаларында БИҮ базасында атна саен очрашулар үткәрелә. Кыз өчен өчен бер көн дә инглиз теленнән башка узмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International