«Соңгы кыңгырау» бәйрәме

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

4 нче мәктәпнең актлар залында традицион «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды.
Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге эгидасында эшләүче өченче яшь Университетында уку елы тәмамланды. Чараны дүртенче мәктәп укучыларының концерт программасы ачты. Район башлыгы ярдәмчесе Сергей Метальников, район буенча Пенсия Фондының Клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова, мәгариф учреждениесе директоры Луиза Хәбибуллина почётлы кунаклар булдылар. Чыгарылышларга котлау сүзләре белән Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге рәисе Розия Бикметова мөрәҗәгать итте.
– Сез – үзенчәлекле кешеләр! Тирә-юньдәгеләрне җылы караш, позитив энергетика белән чолгап аласыз. Укырга беркайчан да соң түгел. Озак яшәр өчен хәтерне күнектерергә кирәк, университетта сез белемегезне баетып кына калмадыгыз, үзара аралаштыгыз, яңа дуслар очраттыгыз, спорт һәм иҗат белән шөгыльләндегез. Күпләрегез яшеренеп яткан сәләтләрегезне күрсәттегез, – дип билгеләде Розия Назировна.
Уку елы нәтиҗәләре буенча яхшылардан яхшы студентлар, активистлар һәм укытучылар Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр. «Компьютер грамотасы нигезләре» факультеты чыгарылышларына аны тәмамлау турынд, сертификатлар тапшырылды. Кичәдә катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен һәм казанышларын фотостендларда, кул эшләре күргәзмәләрендә тәкъдим иттеләр. Тантана дәвамында Галина Богданова җыелганнар өчен яраткан җырларын башкарды.
Җирле бүлек копилкасында спорт җиңүләре аз түгел. Ветераннар төрле дәрәҗәдәге ярышларда, кросста, чаңгыда йөрүдә катнаштылар. Унөч спортчы ГТО нормативларын алтын значокка тапшырды. Тирән эчтәлекле программа лирик көй астында төсле виньеткалар өләшү, чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Чыгарылышлар оештыручыларга онытылмаслык уку елы, очрашулар, экскурсияләр, күчмә концертлар, ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашулар – кызыклы һәм мавыктыргыч тормыш өчен рәхмәт белдерделәр.
– Тәэсирләр әйтеп бетергесез. Аерылышуы кызганыч, чөнки без бер-беребез белән дуслаштык, дачада очрашачакбыз. Пенсиядә көннәребез вакыйгаларга бай һәм кызыклы, – дип уртаклаштылар «көмеш» яшь вәкилләре. – Без тормышның һәр мизгелен тоеп калырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International