Редакциядә апрельгә подписка рәсмиләштергән газета укучылар арасында призлар уйнатылды.
Кем нәрсә алды
Менделеевлыларның йорт өчен призлар һәм кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булды. Чара укучылар белән узды, алар үзләре «барабаннан» квитанцияләр алдылар һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Н.Сихаева, С.Урубков (“Аммоний” АҖ), И.Садыйкова, Е.Петрова (1 нче мәктәп), О.Ишаева (3 нче мәктәп), Л.Хәбибуллина (4 нче мәктәп) һәм башкалар бәхетле бүләк ияләре булдылар.
Көнкүрештә алыштыргысыз
Кайберәүләргә уңыш аеруча елмайды. Урындыкларны 1 нче балалар бакчасы хезмәткәре Д.Костин отты, кием элгеч халыкны яклау бүлеге вәкиле М.Садыйковага эләкте, аяк киеме киштәсе – 4 нче мәктәп хезмәткәре Р.Рдаевага.
− Редакция хезмәткәрләренә мондый бүләк өчен зур рәхмәт. Кием элгеч өйдә бик кирәк әйбер. Барлык язылучыларга да даими оештырылучы сезнең бәйгеләрдә катнашырга киңәш итәм. Газетаны укыйбыз һәм шуның өчен тагын призлар да алабыз. Бу искиткеч, − дип фикерләре белән уртаклашты Марина Садыйкова.
Иң игътибарлы
Редакция менделеевлыларның районканы ничек укулары белән кызыксынды һәм «МН» белән купономания үткәрде. Анда газетаның узган санындагы материаллар буенча өч сорауга җавап бирергә кирәк булды. Иң игътибарлы укучы дип Тамара Сухарева табылды – ул шартлар буенча дөрес җавап биргән бишенче кеше булды.
− Газетаны озак еллар яздырам һәм аны башыннан ахырына кадәр укыйм. Купономания идеясе кызыклы һәм мавыктыргыч. Яхшылардан булуыма шатмын һәм бүләк өчен редакция коллективына рәхмәт, − диде Тамара Павловна.