27 майда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Нидерланд милли балет прима-балеринасы Саша Мөхәммәдова беренче тапкыр чыгыш ясады. Сәхнәдә ул Людвиг Минкусның "Дон Кихот" балетында Китри ролен башкарды. Саша - тумышы белән Лондон шәһәреннән. Аның әтисе, элекке Большой театры йолдызы һәм Бөек Британия король балеты премьеры Ирек Мөхәммәдов - татар кешесе. Спектакльдән соң "Интертат" газетасы Саша белән очрашып, кыска әңгәмә корды.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/