Яңа форматта музейлар көне

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевскида беренче тапкыр “Музейда көн һәм төн” чарасы узды. 
Рәхилә Мирзаянова
Иртәнге программа С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында оештырылды. Милли курчаклар, керәшен йорты, самоварлар күргәзмәләре эшләде. Пионерияга багышланган почмак зур кызыксыну тудырды, теләүчеләр атрибутлар фонында фотога төштеләр. 
– Пионер елларымны искә төшердем, – ди балалар китапханәсе хезмәткәре Елена Назарова, – кызыл галстугымны әле дә саклыйм. Бәлки безнең балаларга шул чорның рухы җитмидер дип уйлыйм. 
– Мине җиз самоварлар җәлеп итте, – дип бүлешә Песәйдә яшәүче Наил Тимербаев. – Үземдә дә шундый бар, җәйге эссе көннәрдә бакчада шифалы үләннәр белән чәй кайнатып эчәм. 
Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, музей директоры Константин Макаров тәбрикләделәр. 
В.Соловьёв исемендәге олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү дә булды. 
– Барлык призлы урыннарны да гимназистлар алуы куанычлы, – ди тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева. 
Унынчы сыйныф укучысы Гөлия Таҗиева Гран-прига ия булды. Кыз сорауларның катлаулы, әмма кызыклы булуын билгеләде. 
– Мин фикерләү сәләтем буенча гуманитарий, тарих – яраткан фәннәремнең берсе. 
Музей хезмәткәрләренә, авыллардагы туган якны өйрәнүчеләргә, ведомство, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. “Мин музейны ясыйм” бәйгесенең яшь катнашучылары призлар белән билгеләнделәр. Аннан соң балалар өчен уеннар оештырылды. Чараны БИҮдә тәрбияләнүчеләр чыгышлары бизәде. 
Кичке өлеш музейда узды һәм үз эченә күргәзмзләр белән танышуны, “Рус миче” интерактивын, концерт программасын алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International